• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

25 гыйнварда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы булды. 
Гыйльми совет утырышын ректор Ногманова Л.Н. ачып җибәрде. Ул институт хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды һәм юбилярларга котлауларын җиткерде.Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына багышланган «Актуаль педагогика» журналы чыгарылышын тәкъдир итү булды.
«Белем бирү оешмаларының яңа ФДББСна күчүен тәэмин итү системасын оештыру турында» доклад белән укыту-методика эше буенча проректор Сагеева Г.Х. чыгыш ясады.
Институт хезмәткәрләренең публикацион активлыгы турында хисап белән докладчы - фәнни-педагогик кадрлар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Шәйхетдинова Г.А., 2021 елда Гыйльми советның эше турында хисап белән докладчы - Гыйльми совет галиме  Шәмсетдинова В.В. тыңланды һәм тикшерелде.
Фәнни совет, институтның нәшрият эшчәнлеге, шулай ук 2022 елда гамәлгә ашыру өчен өстәмә һөнәри белем бирү программалары планнары расланды.

Фотогалерея: