«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында профориентация чараларының авторлык методик эшләнмәләре республика конкурсы
2015-2025 елларга Татарстан Республикасында укучыларны тәрбияләүне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында һөнәри юнәлеш бирүче чараларның авторлык методик эшләнмәләренең «Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе» республика конкурсын үткәрә.











