Алабугада халыкара мәктәп укытучылары фестивале ачылды
17-19 август көннәрендә КФУның Алабуга институты базасында Мәктәп укытучыларының XI Халыкара фестивале узачак.
Форум катнаш форматта узачак, шул исәптән форумда 400дән артык укытучы катнашачак, шуларның 300е – Татарстан вәкилләре. Дистанцион форматта Россия төбәкләренең мәгариф өлкәсеннән 800-1000ләп вәкил катнашуы көтелә.












