• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре үсеш траекториясен формалаштыру» түгәрәк өстәле

2022 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы мәгариф идарәсе базасында районның гомуми белем бирү оешмалары директорлары өчен «Белем бирү оешмаларының җитәкче һәм педагогик хезмәткәрләре үсеш траекториясен формалаштыру» түгәрәк өстәлен  үткәрә.
Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның эшчәнлеген активлаштыру һәм фикер алышу максатларында чара стратегик сессия рәвешендә узачак. Төп тема - «Белем бирү оешмасы җитәкчесенең идарә итү функцияләре». Катнашучылар белем бирү оешмасы белән идарә итү өлкәсендә яңа тенденцияләр белән танышачак, нәтиҗәле планлаштыру һәм максатка ирешү күнекмәләрен эшләячәк, шулай ук үзара идарә итү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

Чараның башлану вакыты - 13:00 сәгать (мск).
Түгәрәк өстәлне оештыручы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге.