• Русский
  • Татарча

«Авторучка» балалар маҗаралы тулы метражлы нәфис фильмы премьерасы

2022 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Казан шәһәре Совет районының «180 нче күппрофильле полилингваль гимназия» базасында ТР беренче балалар кулы белән төзелгән «Авторучка» балалар маҗаралы тулы метражлы нәфис фильмы премьерасында булдылар.
Әлеге уникаль проект Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан Республикасында Туган телләр елына багышланган. Проектның максаты - яшь буынны тәрбияләүдә кинопедагогиканы актив куллану, балаларны киносәнгать нигезләренә өйрәтү һәм талантларны ачыклау. Кафедра мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы сәламләү сүзе белән чыгыш ясады һәм әлеге проектта катнашучыларның барысын да премьера белән котлады.

Фотогалерея: