Ютазы районының мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен вебинар
2022 елның 28 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә методик ярдәм күрсәтү максаты белән онлайн режимда «Кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны үстерүнең белем бирү бурычларын яшь һәм индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып хәл итү өчен кирәкле һөнәри әһәмияткә ия компетенцияләрне үстерү» методик семинарын уздырды.