• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар

2022 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Ачык сыйныф» проекты кысаларында сыйныф җитәкчеләре, белем бирү оешмалары белгечләре һәм ата-аналар өчен тематик вебинарлар циклын дәвам итә.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорлар һәм укыту-методик эше буенча директорлар урынбасарлары өчен семинар

2022 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларының директорлар һәм укыту-методик эше буенча директорлар урынбасарлары өчен «Белем бирү өлкәсендә яңа идарә практикаларын үстерү» темасына семинар узачак.

«Уку грамоталылыгыннан төп дәүләт имтиханына» вебинарын үткәрү турында

2022 елның 23 мартында Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге «Уку грамоталылыгыннан төп дәүләт имтиханына» чираттагы вебинарын үткәрә, ул  Мәскәү вакыты белән 14:30 сәгатьтә узачак. 

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале

2022 елның 18 мартында Казан шәһәренең Вахитов районы З.В. Хәбибуллин исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты онлайн режимда «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында очрашу уздырдылар.

«Технология» предметы өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү /апробацияләү программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эш төркеме утырышы

2022 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Технология» предметы өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ апробацияләү программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эш төркеменең оештыру мәсьәләләре буенча чираттагы очрашуы булды.

Чит тел укытучысы эшендә башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру

2022 елның 9 мартыннан 18 мартына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы тарафыннан «Чит тел укытучысы эшендә башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» темасы буенча педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Яңа яңгыраш» циклының ачылышы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Россия Федерациясендә Россия халыкларының мәдәни мирас елын уздыру кысаларында «Сәнгать» фән өлкәсе педагоглары өчен «Яңа яңгыраш» мәдәни-белем бирү вакыйгалары циклын ачты. 2022 елның 16 мартында Институт диварларында онлайн режимда педагоглар Казан ЖИВаGO төркеме (лидер - Артем Зайцев) белән очрашты. ЖИВаGO - үзендә иҗатның төрле төрләрен берләштергән уникаль проект. Бу музыка, әдәбият, перфоманслар, рәсем сәнгате синтезы.

«Яңартылган ФДББС шартларында башлангыч белем бирү: декларациядән гамәлгә ашыруга» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 16 мартыннан 18 мартына кадәр Мәскәүдә «Яңартылган ФДББС шартларында башлангыч белем бирү: декларациядән гамәлгә ашыруга» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Конференция онлайн һәм оффлайн режимда уза.

Конференцияне оештыручы -  «Мәгариф» нәшрияты.

XI Югары технологияләр һәм техноэшкуарлык атналыгы вакыйгасы - «XХI гасыр күнекмәләре» фестивале

2022 елның 16 мартында «РОСНАНО мәктәп лигасы» Федераль проектының региональ ресурс үзәге тарафыннан XI Бөтенроссия югары технологияләр һәм техноэшкуарлык атналыгы кысаларында Биектау 1 нче урта мәктәбе белән берлектә «XХI гасыр күнекмәләре»  фестивале оештырылды.

 

«Һөнәри белем алу һәм укытуның цифрлы дидактикасы» Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу

2022 елның 15 мартында Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Мәгарифне үстерү федераль институтында онлайн форматта «Һөнәри белем алу һәм укытуның цифрлы дидактикасы» дүртенче Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Pages