• Русский
  • Татарча

Башлангыч мәктәптә туган телне укыту мәсьәләләре буенча фикер алышу

2023 елның сентябрендә педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы «Татарстан радиосы» Татарстан Республикасы мәгълүмат радиостанциясенең «Фидакарьләр» программасының чыгарылышында катнашты.

 

Программа мәктәптә туган телне укыту, туган (татар) телен саклауда һәм үстерүдә педагогның роле, башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган иде.

Зәлфирә Исхак кызы Җамалетдинова башлангыч мәктәп өчен татар теле буенча укыту-методик комплекты авторы. Программа тыңлаучыларына ул дәреслекләрнең эчтәлеген яңарту, укучыларның туган телне өйрәнүгә мотивациясе, яңартылган башлангыч гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм федераль башлангыч гомуми белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында туган (татар) теле укытучыларына методик ярдәм оештыру турында сөйләде.

Фотогалерея: