• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Казан шәһәренең 75 нче гимназиясендә педагогик совет

2022 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна Казан шәһәренең 75 нче гимназиясендә педагогик совет эшендә катнашты.

«Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын бәяләү» комплекслы социологик тикшеренү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Татарстан Республикасында белем бирү сыйфаты белән идарә итү механизмнарын бәяләү» комплекслы социологик тикшеренү уздырды.

Тикшеренү географиясе Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарын да колачлаган, барлыгы 1935 кеше сораштырылган.

Педагоглар өчен республика семинары

2022 елның 7 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын челтәрле хезмәттәшлеге нигезендә оештыруның төбәк системасы» проекты буенча Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында чаралар планы нигезендә Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 1 нче урта гомуми белем мәктәбе белән берлектә «Педагогларның һөнәри белем бирү берләшмәләре: мөмкинлекләр һәм перспективалар» гамәли юнәлешле республика семинарын уздырды.

«Неокнига» IV республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның конкурс эшләрен яклавы

Хөрмәтле «Неокнига» IV республика фәнни-гамәли конференциясенең көндезге туры катнашучылары!

Конкурс эшләрен түбәндәге юнәлешләр буенча видео-конференц-элемтә режимында яклау Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында Zoom платформасында 2022 елның 11-14 апрелендә 13.00 сәгатьтән башлана.

«Взращиваем незаурядных!» сәләтле балалар белән педагоглар эше системасы турындагы тәҗрибәне гомумиләштерү буенча методик эшләнмәләр һәм материаллар республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре өчен «Взращиваем незаурядных!» сәләтле балалар белән педагоглар эше системасы турындагы тәҗрибәне гомумиләштерү буенча методик эшләнмәләр һәм материаллар республика конкурсы башлануы турында игълан итә.

Педагогик командаларның квалификациясен күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Вклад в будущее» хәйрия фонды һәм Сбербанк арасында төзелгән килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 2022 елның 26 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр «Мәгариф мөнәсәбәтләрендә төп катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге системасында шәхси потенциалның үсеше» квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2022 елның 28 мартыннан 06 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан: «Башлангыч сыйныфлар укытучысы эшендә төп гомуми белем бирү, башлангыч гомуми белем бирү яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (куратор - Җамалетдинова Зәлфира Исхак кызы, Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты).

«Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 13, 14 һәм 15 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы белән берлектә «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Эш программалары конструкторын куллану турында вебинар

5 апрельдә яңартылган ФДББС «Физик культура» предметы буенча гамәлгә кертү мәсьәләләре турында семинар узды.

Семинар кысаларында үрнәк эш программаларына, сыйныф һәм эшчәнлек төрләре буенча предмет эчтәлегенә анализ ясалды.

Семинарда укыту-методика эше буенча проректор Сагеева Г.Х һәм заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты Мартьянов О.П. катнашты.

«Мәктәпнең мәгълүмат-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсы.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәктәпнең мәгълүмат-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

Pages