• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Без – Россия гражданнары» парламент дәресе – 2023

2023 елның 1 февраленнән 18 февраленә кадәр республиканың барлык мәктәпләрендә Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елына багышланган «Без – Россия гражданнары» парламент дәресе узачак.
Парламент дәресе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты – 2009 елдан бирле уңышлы гамәлгә ашырыла. Быел ул унбишенче тапкыр үтәчәк.

«Инклюзив белем бирү стратегияләре һәм практикалары (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» проблемасы буенча квалификация күтәрү курслары

2023 елның 16 гыйнварыннан 28 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан «Инклюзив белем бирү стратегияләре һәм практикалары (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» проблемалары буенча квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды

«Технология» федераль инновацион мәйданчыгы методик советы киңәшмәсе

2023 елның 27 гыйнварында ««Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгы юл картасы чараларын фәнни-методик тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елда федераль инновацион мәйданчык кысаларында эшләү стратегиясен һәм перспективаларын билгеләү өчен «Технология» федераль инновацион мәйданчык методик советының киңәшмәсен уздырды.

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәре педагогларын укыту

Агымдагы елның 27 гыйнварында Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре «Укытуның барлык дәрәҗәләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү факторы буларак, табигый-математик цикл фәннәре буенча дәрестән тыш эшчәнлекнең оештыру модельләре» республика семинарын уздырдылар.

Мәктәпкәчә белем бирүне алып баручы Татарстан Республикасы мәгариф идарәләре методистлары һәм белгечләре өчен республика семинар-киңәшмәсе

«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру чарасы буларак мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында цифрлы белем бирү мохите» республика семинары 2023 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Әкият» Столбище балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе базасында узды.

Татарстанда «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы төбәк этабының зона турлары башланды

«Россиянең ел укытучысы» бөтенроссия конкурсы ел саен иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, перспективалы белем бирү идеяләрен һәм тәҗрибәләрен популярлаштыру, шулай ук педагог һөнәренең уңай имиджын булдыру максатларында үткәрелә.

Россия Мәгариф министрлыгы Россия «Белем» җәмгыяте белән берлектә «Укытучыңа, остазыңа рәхмәт әйт» конкурс-акциясен үткәрә

Россия Мәгариф министрлыгы Педагог һәм остаз елында Россия «Белем» җәмгыяте белән берлектә «Укытучыңа, остазыңа рәхмәт әйт» конкурс-акциясен үткәрә.

Кадет дәүләт гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту

2023 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының идарә итү командаларын «Җитәкче мәктәбе: идарә итүнең нәтиҗәле практикалары» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укыту башланды.

Кадет мәктәпләре һәм интернат мәктәпләре җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л. Н. Ногманова сәламләде.

Остазлык дәресләре. Ачык педагогик совет

2023 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее белән берлектә 2021 елда төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру буенча педагогик һәм тикшеренү тәҗрибәсе, яңа практикалар һәм һөнәри эшчәнлектә алымнар алмашу максаты белән «Остазлык дәресләре. Белем бирү сыйфаты белән идарә итү коралы буларак психологик-педагогик мониторинг» ачык педагогик советын үткәрде.

«Укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру һәм үстерү: тормыш өчен өйрәнәбез» республика педагогик укулары

25 января 2023 года в МБОУ «Многопрофильный лицей №187» Советского района города Казани состоялись Республиканские педагогические чтения «Формирование и развитие функциональной грамотности учащихся: Учимся для жизни». В данном мероприятии принимали участие руководители образовательных учреждений, заместители руководителей, учителя, педагоги-психологи, педагоги учреждений дополнительного образования.

Pages