29 октябрь, 2024 - 21:28
2024 елның 28 октябрендә Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы «Яңартылган төп гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында «Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият һәм (яки) ТР дәүләт (татар) теле» предмет өлкәсен укытуның актуаль проблемалары» республика семинарын үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Башкарма комитетының мәгариф идарәсе базасында узды.
Семинарның максаты Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларына методик ярдәм оештыру иде. Семинарда Татарстан Республикасының Әлки, Алексеевск, Аксубай, Норлат, Чистай районнары педагоглары катнашты.