«Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү педагоглары конкурсы ил өчен кадрлар резервы булдырачак
Педагог һәм остаз елында «Йөрәгемне балаларга бирәм» өстәмә белем бирү хезмәткәрләре арасында иң масштаблы һәм иң өлкән һөнәри конкурс үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Конкурсны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Бөтенроссия мәгариф һөнәри берлеге оештыра, конкурс операторы – Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге.