2024 елның 24 октябрендә «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү пространствосы» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
Программаның гамәли юнәлешле булуы заманча белем бирү технологияләрен һәм ресурсларын интенсив үзләштерергә һәм эштә нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирде. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары Рябова А.А., Яковенко Т. В., Чеботарева Р. А., Чеботарева К. В. җитәкчелегендә тыңлаучыларга илебезнең төрле белем бирү платформалары һәм сервисларының потенциаллары тәкъдим ителде. Казан шәһәре Вахитов районының 51 нче мәктәбе укытучысы А.К. Шакирова җитәкчелегендә стажировка кысаларында тыңлаучылар Мәскәү электрон мәктәбенең яңа мөмкинлекләрен сынап карадылар.
Укуда катнашучылар барлык укытучыларның эшен югары бәяләделәр, үзләренең гамәли эшләрендә яңа электрон инструментлар кулланырга теләк белдерделәр. Яңа мөмкинлекләр ачу, шәхес потенциалын үстерү һәм яңа күнекмәләр алу — болар барысы да педагогларга киләчәктә үзләрен ышанычлы һәм иҗади яктан тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.