• Русский
  • Татарча

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы йомгаклары

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсына йомгак ясалды, ул 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Конкурс 2024 елның 2 сентябреннән 18 октябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча узды:

  • «Һөнәрләр әлифбасы» (мәктәпкәчә белем бирү оешмалары).
  • «Һөнәри юнәлеш бирү мәктәбе»  (гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмалары).
  • «Профессионаллар остаханәсе» (һөнәри белем бирү оешмалары).
  • «Һөнәр сайлау: үсеш векторлары» (укучылар).

Конкурс комиссиясе Краснодар краеның, Курск, Мурманск һәм Свердловск өлкәләренең, Татарстан, Саха (Якутия) һәм Марий Эл Республикаларының, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең, Удмуртия Республикасының 165 педагогик хезмәткәренең 108 конкурс материалын карады.

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практиклар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләре төбәкара конкурсында җиңүчеләр I, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнделәр, калган катнашучылар лауреат дипломы яисә конкурста катнашучы сертификаты белән билгеләнделәр.

          
         Тулырак мәгълүмат: тел. 8(843)236-65-82, nmc16@bk.ru