• Русский
  • Татарча

«Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» квалификация күтәрү программасы буенча укулар тәмамланды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2024 елның 7 октябреннән 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләрен «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укытты (кураторы – психология фәннәре кандидаты, доцент С. Н.Башинова).

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә белем бирүнең сыйфаты белән идарә итү проблемалары, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү мәсьәләләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне оештыру үзенчәлекләре ачылды. 

Тыңлаучыларның стажировкасы Казан шәһәре Совет районының Катнаш төрдәге 177 нче балалар бакчасы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының «МЫ ВМЕСТЕ» аутистик спектрда тайпылышлары булган балалар өчен махсус (коррекцион) балалар бакчасы базасында оештырылды.

Укулар тыңлаучыларның проект эшләрен яклау белән тәмамланды. Курсларга йомгак ясаганда, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре кафедра кураторына һәм укытучылар составына югары профессионализмнары өчен рәхмәт белдерделәр һәм 3 елдан соң алдагы курсларда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында очрашуны планлаштырдылар.

Фотогалерея: