2024 елның 1 ноябрендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты китапханәсендә «Самоварные мысли» интеллектуаль клубының чираттагы утырышы узачак.
Фикер алышу өчен тема 2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә остазлыкны үстерү концепциясе проекты булачак. Безнең институт өчен остазлык темасы актуаль. Институт «Һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларга төбәк остазлык системасын үстерү» проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша.
Әлеге проект кысаларында күптән түгел «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе оештырылды һәм уздырылды. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Педагогик остазлык: мәгариф интенсивы» өстәмә һөнәри программасы буенча квалификация күтәрү курслары гамәлгә ашырыла.
2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә остазлыкны үстерү концепциясе проектында билгеләнгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, концепцияне тормышка ашыру куркынычын җиңү ысуллары, билгеләнгән ориентирлар һәм остазлык системасын алга таба үстерү перспективалары буенча кайбер мәсьәләләрдә фикер алышу зарурлыгы туды.
Барлык теләүчеләрне чакырабыз. Клуб диалогка әзер булган һәркем өчен ачык!