• Русский
  • Татарча

«Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында укытучының инновацион һәм проект эшчәнлеге: фәнни-педагогик нигезләр, максатлар, эчтәлек» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укуны тәмамлау турында

2024 елның 18 октябрендә «Федерадь дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында укытучының инновацион һәм проект эшчәнлеге: фәнни-педагогик нигезләр, максатлар, эчтәлек» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Кураторы – филология фәннәре кандидаты Хисмәтова Лилия Котдус кызы.

Укулар башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 28 укытучы узды.

Квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасының максаты –  инновация һәм проект эшчәнлеге өлкәсендә тыңлаучыларның үзләрен һөнәри эшчәнлектә уңышлы гамәлгә ашыру өчен кирәкле компетенцияләрен яңарту һәм үстерү.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында тыңлаучылар Казан шәһәре Идел буе районының 19 нчы гимназиясе базасында стажировка үттеләр. Белем бирү оешмасы коллективы үз учреждениесендә проект һәм инновацион эшчәнлекне гамәлгә ашыруның креатив тәҗрибәсен тәкъдим итте.

Шулай ук «Белем бирү оешмасында заманча педагогның инновацион һәм проект эшчәнлеге» темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлнең төп максаты – проект һәм инновация эшчәнлеген гамәлгә ашырганда булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын ачыклау иде. Катнашучылар фәнни-тикшеренү һәм мәдәни-агарту проектларын оештыру һәм уздыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, белем бирү процессында проект һәм инновацион эшчәнлекне куллануның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар, грант конкурсларында катнашу буенча шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Йомгаклау аттестациясе проектларны яклау форматында узды.

Тыңлаучыларыбызга илһам һәм педагогик эшчәнлектә яңа казанышлар телибез! Безнең профессиональ бергәлек кысаларында алга таба да хезмәттәшлек итүгә һәм тәҗрибә уртаклашуга өметләнәбез.

Фотогалерея: