Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен республика семинары
2023 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мәктәпкәчә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен «Полилингваль мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыруның нәтиҗәле практикалары» темасына республика семинары үткәрде (кураторы Н.Р. Мифтахетдинова). Чара ТР Биектау муниципаль районының «Байгыш» балалар бакчасы базасында узды.