|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
12 октябрьдә Әлмәт шәһәренең 21нче урта гомуми белем бирү мәктәбе - «Дай 5» белем бирү үзәге базасында һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре системалы һәм критик фикерләү, команда эше, һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык һәм башка өлкәләрдә компетенцияләрне үстерү максатыннан, Әлмәт муниципаль районы педагоглары өчен квалификация күтәрүнең өстәмә ике һөнәри программасы буенча көндезге модульләрне гамәлгә ашыруны тәмамлады.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабреннән 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биремен гамәлгә ашыру чаралары планы кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы 2022 елның 12 октябрендә чит тел укытучылары өчен «Чит телле белем бирүне цифрлаштыру» республика семинары уздырды.
11 октябрьдә Татарстан Республикасы Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы педагоглары өчен системалы һәм критик фикерләү, команда эше, Һөнәри эшчәнлекне планлаштыру, цифрлы компетентлык һәм башка өлкәләрдә компетенцияләрне үстерү максатыннан өстәмә һөнәри программалар буенча ткөндезге модульне гамәлгә ашыруны төгәлләделәр.
2022 елның 10 - 11 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау мәсьәләләре өчен җаваплы белем бирү оешмаларының вазифаи затларын «Белем бирү оешмаларында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау эшен оештыру» темасы буенча укыту үткәрелде. Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларыннан 50 җаваплы вазифаи зат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты оештырган ике көнлек курсларда укыды.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районының «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге» белән берлектә 2022 елның 14 октябрендә «Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту формаларын һәм эчтәлеген яңарту» түгәрәк өстәле үткәрә. Түгәрәк өстәлнең төп максаты - балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бию сәнгатен укытуның заманча торышы турында фикер алышу.
2022 елның 7 октябрендә Мари дәүләт университетында (Йошкар-Ола шәһәре, Россия) «Этномәдәни белем бирүдә цифрлы трансформация: замана чакырулары» II Халыкара форумы узды, анда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре - Мәгълүмати-аналитика бүлеге башлыгы, социология фәннәре кандидаты Дәүләтшина Л.А. һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы сәркәтибе, икътисадый фәннәр кандидаты Шәмсетдинова В.В. катнашты.
2022 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт биремнәре һәм йөкләмәләре кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан бюджет нигезендә «Белем бирү системасында практик психология» юнәлеше (белгечлеге) буенча гомуми белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен һөнәри яңадан әзерләү уздырыла.