• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендә авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы

2025 елга кадәр чорга Россия Федерациясендә тәрбия бирүне үстерү стратегиясе бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында һәм 2023 елны Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елы дип игълан итүгә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2023 елның 9 гыйнварыннан 28 февраленә кадәр «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» профориентация юнәлешендәге авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсын үткәрә.

"Легион" нәшрияты бушлай вебинарларда катнашырга чакыра

"Легион" нәшрияты Россия укытучыларына мәгълүмати-методик ярдәм итүне дәвам итә һәм барлык теләүчеләрне бушлай вебинарларда катнашырга чакыра, катнашучыларга сертификатлар бирелә.

Гыйнвар аена Легион нәшриятының вебинарлар графигы.

«Экзамен» нәшрияты педагогларны вебинарларда катнашырга чакыра

Хөрмәтле коллегалар!

«Экзамен» нәшрияты педагогларны төп һәм башлангыч мәктәп, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү буенча яңа төрле тематикалы вебинарларда катнашырга чакыра. Лекторлар бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханын эшләүчеләр булып тора. Барлык чаралар бушлай, тыңлаучылар электрон сертификат һәм бүләккә лекторның презентациясен алачак.

«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпмәдәни тәрбия бирү чарасы буларак дидактик уен» республика конкурсы йомгаклары

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дидактик уеннарның «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга күпмәдәни тәрбия бирү чарасы буларак дидактик уен» республика конкурсына йомгак ясалды..Конкурс мәктәпкәчә мохиткә милли традицияләрне актив кертүчеһәм Татарстан Республикасының күпмәдәни мохите шартларында балалар субкультурасы үсешенең төбәк-этник юнәлешен уңышлы тәэмин итә торган белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан үткәрелде.

Яңа ел алдыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты эшчәнлекнең яңа дәрәҗәсенә чыга

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты югары белем бирү программаларын – 5.8.1. Гомуми педагогика, педагогика һәм белем бирү тарихы һәм өстәмә һөнәри белем фәнни белгечлеге буенча аспирантурада фәнни һәм фәнни-педагогик кадрлар әзерләү өчен белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең 2022 елның 26 декабрендәге 3127 номерлы лицензиясен алды. Аспирантура фәнни-педагогик кадрлар, югары квалификацияле белгечләр әзерләүне оештыра һәм координацияли.

«ФДББС гамәлгә кертү шартларында функциональ грамоталылыкның бер өлеше буларак креатив фикерләүне формалаштыру» гамәли фәнни тикшеренүе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы һәм Мәгълүмати-аналитика бүлеге фәнни хезмәткәрләре тарафыннан «ФДББС гамәлгә кертү шартларында функциональ грамоталылыкның бер өлеше буларак креатив фикерләүне формалаштыру» гамәли фәнни тикшеренү нәтиҗәләре гомумиләштерелде.  Тикшеренү «2022 елга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өчен гамәлгә куючының дәүләт биремен раслау турында» 2021 елның 22 декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелде.

Гыйльми совет утырышы

27 декабрьдә 2022 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының йомгаклау утырышы булды. Гыйльми совет утырышын ректор Л.Н. Ногманова ачты. Ул юбилярларны котлады. Аннары Людмила Николаевна «2022 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елда институтның үсеш перспективалары турында» доклад белән чыгыш ясады.

Милли мәгариф буенча методистлар өчен республика семинары

2022 елның 23 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте белән берлектә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының милли мәгариф идарәләре (бүлекләре) методистлары өчен «Педагогларның һөнәри үсешләре өчен нәтиҗәле белем бирү киңлеген булдыру факторы буларак методик эшнең заманча формалары һәм методлары» республика семинарын үткәрде.

Россия мәгариф академиясе Балачакны өйрәнү, гаилә һәм тәрбия институты Россия мәгариф академиясе тәрбия институтының инновацион мәйданчыгы статусын алу конкурсында катнашырга чакыра

Россия мәгариф академиясе Балачакны өйрәнү, гаилә һәм тәрбия институты 2023-2025 нче елларга Россия мәгариф академиясе тәрбия институтының инновацион мәйданчыгы статусын алу конкурсында катнашырга чакыра.
 

Конкурста катнашучыны теркәү өчен сылтама: https://ankt.cc/284yzU

 

Pages