2024 елның 22-23 октябрендә Мәскәүдә «Воробьевы горы» белем бирү комплексы мәйданчыгында «Управление ЕФС – 2024» Бөтенроссия эксперт форумы узды, анда мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимиятнең төбәк органнары, мәгарифне үстерү институтлары һәм һөнәри осталыкны өзлексез арттыру үзәкләре, педагогик югары уку йортлары һәм фәнни-методик үзәкләр вәкилләре, төбәк һөнәри педагогик бергәлекләр катнашты. Форумны оештыручы – Дәүләт мәгариф университеты.
Форумның пленар утырышында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Сергеевич Кравцовның сәламләү сүзе укылды. Россия Федерациясендә педагогик хезмәткәрләргә һәм идарәче кадрларга фәнни-методик ярдәм күрсәтүнең бердәм федераль системасын формалаштыруның төп нәтиҗәләренә һәм эшчәнлекнең перспектив юнәлешләренә багышланган доклад белән Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ольга Павловна Колударова чыгыш ясады. Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Әхмәт улы Музаев докладында гомуми белем бирү сыйфаты индексының төп күрсәткечләре тәкъдим ителде һәм бу өлкәдә чагыштырма тикшеренүләрне оештыру һәм уздыруның мөһим аспектлары билгеләнде.
Татарстан Республикасы командасыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Шәяхмәтова Роза Искәндәр кызы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна, КФУ Үзәк һөнәри белем бирү үзәге директоры урынбасары Шәвәлиева Чулпан Мансур кызы катнашты.
Форум кысаларында фәнни-методик үзәкләр һәм ЕФСның башка субъектлары вәкилләре катнашында «Педагогик белем бирүнең өзлексез системасы педагогик хезмәткәрләрен тәэмин итүче фәнни-методик үзәкләрнең роле һәм урыны» дип аталган проблемалы-аналитик сессия, «Өстәмә һөнәри программалар – ЕФС формалаштыру шартларында мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүдә төп звено», «һөнәри педагогик бергәлекләр эшчәнлегендә нәтиҗәле практикалар һәм креатив карарлар» төп региональ һөнәри педагогик бергәлекләр рәисләре белән эксперт-диалог мәйданчыгы, нәтиҗәле идарә практикалары марафоны узды.