2024 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары төркемен «Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 академик сәгать күләмендә укыту тәмамланды.
Көндезге очрашу этабы тулысынча гамәли юнәлешле булды.
Лекцион-гамәли дәресләрдә яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүнең идарә аспектлары, белем бирү оешмасы белән идарә итүнең хокукый аспектлары, тәрбиянең стратегик мәсьәләләре, мәгълүмат ресурслары белән идарә итү каралды.
Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп директорлары Яшел Үзән шәһәренең 14 нче лицеенда «Яңартылган федералҗ дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмасы белән идарә итүдә инновацион алымнар» темасына көндезге стажировка үттеләр (директоры О.В. Купоросова). Стажировка мәйданчыгында белем бирү оешмасын үстерү, башлангыч гомуми белем бирү һәм гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашыру процессы белән идарә итү, дәрестән тыш белем бирүнең тулы ресурсы буларак дәрестән тыш эшчәнлек мәсьәләләре каралды, мәктәпнең, гаиләнең һәм җәмәгатьчелекнең уртак эшчәнлеген оештыручы үзәк буларак, белем бирү оешмаларында остазлыкның максатчан системасын үстерү, проект-тикшеренү эшчәнлеген оештыру проблемалары билгеләнде.
Мәктәп директорлары «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе кысаларында 2024 елның 15 октябрендә узган «Яңа педагогик сыйныф» республика форумында катнаштылар.
Курсларны оештыруның югары дәрәҗәсе, программаның гамәли юнәлешле булуы, нәтиҗәле стажировкалар белем бирү оешмалары директорларына проект эшләрен яклау рәвешендә йомгаклау аттестациясен уңышлы узарга мөмкинлек бирде.