• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале

2022 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәренең Яңа Савин районы 3 нче балалар музыка-хор мәктәбе белән берлектә «Балаларга өстәмә белем бирү һәм халык музыка культурасы» педагогик практикалар фестивале кысаларында онлайн режимда беренче очрашу уздырды.

Фестивальнең төп максаты - белем бирү-тәрбия практикасында музыка халык мәдәнияте формаларын өйрәнү һәм куллану буенча музыка мәктәпләре тәҗрибәсен тәкъдир итү. Фестиваль белем бирүнең барлык дәрәҗәләрдәге педагогик бергәлекләренә адреслана.

Мәктәп укытучылары мастер-классларда тыңлаучыларны уен һәм җыр фольклорын үзләштерү, шулай ук башкару һәм җырлау күнекмәләрен формалаштыру алымнары белән таныштырдылар. Концерт программасында репертуары традицион музыкаль культураның халык җыры һәм инструменталь үрнәкләренә багышланган мәктәп иҗат коллективлары һәм солистлары тәкъдим ителде.

Чарада республика шәһәр һәм районнарыннан 80нән артык кеше катнашты. Һөнәри аралашуның әлеге форматы бик вакытлы һәм кирәкле булуы турында фикер җиткергән барлык катнашучыларда да очрашу уңай тәэсир калдырды.

 

Фотогалерея: