• Русский
  • Татарча

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

 

Халыкара хатын-кызлар көне белән!

Хөрмәтле коллегалар!

Сөйкемле хатын-кызлар!

Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез! Бу искиткеч язгы бәйрәм чиксез мәхәббәт, сезгә, хатын-кызларыбызга ихлас соклану һәм тирән ихтирам символы булып тора. Нәкъ менә сез тормышны мәгънә, шатлык, бәхет, өмет һәм киләчәккә ышаныч белән тулыландырасыз.

Кешелекнең гүзәл яртысы вәкилләре теләсә нинди үрләр һәм биеклекләргә ирешә ала. Белем биреп кенә калмыйча, тормышның төп принципларына һәм кыйммәтләренә: яхшылыкка, үзара ихтирамга, намуслылыкка, гаделлеккә, мәхәббәткә һәм мәрхәмәтлелеккә өйрәтүче хатын-кыз педагогны бәяләп бетереп булмый. Шул ук вакытта сез гаилә учагын саклыйсыз, балалар үстерәсез һәм тәрбиялисез, үз җылыгызны бүләк итәсез, гаилә иминлеге һәм Ватаныбызның чәчәк атуы хакына хезмәткә һәм яңа казанышларга илһамландырасыз.

Кадерле хатын-кызлар! Сезгә сәламәтлек, тынычлык, игелек, оптимизм, якты кәеф, иң изге теләкләрегезнең чынга ашуын  телим. Шундый ук гүзәл, сөйкемле булып калыгыз! Яратып һәм яратылып яшәгез!

Хөрмәт белән,Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова.