• Русский
  • Татарча

Республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 28 февралендә 2022 елга дәүләт биреме кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе «XXI гасыр мәгарифенең үсеш тенденцияләре: киләчәк күнекмәләрен формалаштыру мөмкинлекләре» III республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.

Конференция белем бирү теориясе, методикасы һәм технологияләре (укыту, тәрбия, үсеш), тарату, интеграцияләү һәм эшнең инновацион фәнни-методик һәм гамәли тәҗрибәсен гамәлгә кертү мәсьәләләренә, шулай ук төрле мәгариф өлкәләрендә, заманча белем бирү практикасы контекстында белем бирү системасының барлык дәрәҗәләрендә үсеш проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән перспективаларны билгеләүгә багышланган иде.

Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Шәмсетдинова Лариса Петровна һәм Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Рамазанова Айзирәк Рамзин кызы чыгыш ясады:

Конференция спикерлары үз чыгышларында билгеләп үткәнчә, киләчәк күнекмәләрен формалаштыру бүгенге көндә илебездә белем бирү системасының төп бурычы булып тора. Белем бирү эчтәлеген барлык дәрәҗәләрдә регламентлаштырган норматив документларда белемнәргә генә түгел, ә күнекмәләргә дә аерым игътибар бирелә.  Милли икътисадларның нәтиҗәлелеге хәзерге балаларда күнекмәләр үсеше дәрәҗәсенә бәйле.

Конференциядә катнашучылар мәгариф үсешенең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм Түбән Кама шәһәре белем бирү оешмаларының дүрт дискуссия мәйданчыгында (28 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе,  7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, 33 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе) алты секциядә тәҗрибә алмаштылар.

1 нче секция «Белем бирүдә цифрлаштыру шартларында функциональ грамоталылык формалаштыру»
2 нче секция «Тәрбия эш программасын гамәлгә ашыруның инвариатив модульләренең берсе буларак мәктәп дәресе»
3 нче секция «Метпредмет белем бирү нәтиҗәсе буларак функциональ грамоталылык» 
4 нче секция «Мәктәпнең белем бирү программасын гамәлгә ашыруда метапредмет белем бирү нәтиҗәсе буларак функциональ грамоталылык» 
5 нче секция «Мәктәпне тәмамлаучыны көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләү шарты буларак укучыларның коммуникатив сәләтләрен формалаштыру»
6 нчы секция «Белем алучыларның метапредмет белем бирү нәтиҗәсе буларак коммуникатив сәләтләрен формалаштыру».

Конференциягә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларыннан 350дән артык педагогик хезмәткәр теркәлде. Үз докладларын һәм эшләрен түбәндәге муниципаль берәмлекләр педагоглары тәкъдим итте: Әлмәт, Биектау, Норлат, Балык Бистәсе, Зәй һәм Түбән Кама шәһәрләре.

Спикер чыгышлары конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Конференциянең пленар утырышы язмасына сылтама:
https://youtu.be/X-ulbA5hbC4 

Фотогалерея: