«Балаларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерү нигезе буларак мәгарифтә традицияләрне саклау һәм инновацияләрне гамәлгә кертү» республикакүләм фәнни-гамәли конференция
2021 елның 25 нче февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге» («Кванториум») өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә онлайн режимда «Балаларның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын үстерү нигезе буларак мәгарифтә традицияләрне саклау һәм инновацияләрне гамәлгә кертү» республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрде.