• Русский
  • Татарча

«Уку грамоталылыгы: дәрестән дәрестән тыш эшчәнлеккә» вебинары

Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге «Уку грамоталылыгы: дәрестән алып дәрестән тыш эшчәнлеккә» вебинарын үткәрә, ул 2022 елның 09 мартында Мәскәү вакыты белән 14:30да узачак.

Вебинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: халыкара функциональ грамоталылыкны тикшерү кысаларында уку грамоталылыгы моделе; укучыларны уку грамоталылыгына әзерләүне проектлау өчен дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек мөмкинлекләре; уку грамоталылыгы буенча биремнәрнең эчтәлеге; биремнәрнең типологиясе; уку грамоталылыгы буенча кереш диагностикасын үтәү барышында ачыкланган Россия укучыларының төп хаталары характеры, җиңү юллары; дәрестә дәреслек белән эшләү.

Вебинар спикеры: Мищерина Марина Алексеевна, Федераль методик үзәкнең әйдәп баручы эксперты, педагогия фәннәре кандидаты, доцент.

Катнашучыларны трансляциягә тоташтыру https://apkpro.ru/fmc/ сылтамасы буенча мөмкин булачак.

Вебинар үткәрелгән вакытта чат каралачак.