• Русский
  • Татарча

Математик грамоталылык буенча вебинар

Россия Мәгариф министрлыгы Академиясенең Федераль методик үзәге «Математик грамоталылык буенча биремнәрне төзү үзенчәлекләре» вебинары 2022 елның 2 мартында 14:30 (МСК) узачак.

Вебинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак: математик грамоталылыкны формалаштыру һәм бәяләү өчен биремнәр критерийлары; Россия мәктәп укучылары тарафыннан PISA Халыкара тикшеренү биремнәрен үтәү кыенлыкларына анализ; PISA Халыкара тикшеренү стилендәге биремнәрне төзүнең методик алымнары.

Вебинар спикерлары булып Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе Федераль методик үзәгенең әйдәп баручы эксперты, педагогия фәннәре докторы, профессор Татьяна Сергеева; Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе Федераль методик үзәге эксперты Татьяна Константинова чыгыш ясаячак.

Катнашучыларны трансляциягә тоташтыру https://apkpro.ru/fmc/ сылтамасы буенча мөмкин булачак. Вебинар үткәрү вакытында чат белән файдаланып булачак.