• Русский
  • Татарча

«Минем илем - минем Россия!» вебинары

2022 елның 24 февралендә «Ачык сыйныф» проекты кысаларында администрация, сыйныф җитәкчеләре һәм белем бирү оешмаларының башка педагогик хезмәткәрләре өчен «Минем ил - минем Россия!» темасы буенча вебинар үткәрелде.

Вебинарның максаты - Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларында патриотик тәрбия буенча сыйныфтан тыш чаралар үткәрү тәҗрибәсен тәкъдир итү.

  • Сафровнова Ирина Викторовна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты тыңлаучыларны «патриотлык» төшенчәсе, аның төрләре һәм типлары белән таныштырды.
  • Егорова Алевтина Николаевна, Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның югары квалификацияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, Казан махсус хәрби-һава көчләре мәктәбе музеен төзү һәм музей педагогикасы чаралары белән лицеистларны тәрбияләү тәҗрибәсе турында сөйләде.
  • Хабибуллина Юлия Михайловна, Казан технология һәм дизайн көллияте педагог-психологы көллият студентлары өчен тәрбияви чаралар уздыруның уникаль тәҗрибәсен тәкъдим итте. 

:Видеоязма форматында вебинарда дистанцион катнаштылар:

  • Мунин Михаил Сергеевич, Чистай шәһәренең «Ватан» хәрби-патриотик тәрбия һәм хәрби яшьләргә әзерлек үзәге  директоры;
  • Гафурова Динә Зөфәр кызы, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының өстәмә белем бирү үзәге оештыру-массакүләм бүлеге мөдире, өстәмә белем педагогы;
  • Шулаева Татьяна Александровна, В.П. Муравьев исемендәге Затон урта гомуми белем бирү мәктәбе педагог-психологы. Вебинар язмасы https://youtu.be/ILWK9SDLZR0 сылтамасы буенча урнаштырылган.

 

Фотогалерея: