• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Укучыларның мотивациясен һәм өлгерешен арттыру коралы буларак дәресләрдә уңыш ситуациясен булдыру» вебинары


2020 елның 26 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевич исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе белән берлектә «Укучыларның мотивациясен һәм өлгерешен арттыру коралы буларак дәресләрдә уңыш ситуациясен булдыру» дигән темага вебинар үткәрделәр.

Югары Ослан муниципаль районында «Белем бирүнең сыйфатын күтәрү юллары: нәтиҗәле белем бирү технологияләре» темасына семинар

2020 нче елның 29 нчы сентябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру һәм 2020 нче елда «Мәгарифне үстерү» РФ Дәүләт программасы кысаларында Югары Ослан гимназиясе базасында муниципаль семинар үткәрде.

Рус дөньясының мәктәп китапханәчеләре ассоциациясе (РМКА) «Мәктәп китапханәләренең Халыкара айлыгына - 2020» вебинарын үткәрә.

«Мәктәп китапханәләренең Халыкара айлыгына - 2020» Вебинары 2020 елның 1 октябрендә 12:00 сәгатьтә булачак.
Инде 11 тапкыр РМКА, халыкара инициативаны хуплап, октябрьдә мәктәп китапханәләренең халыкара айлыгын үткәрә.
Быел мәктәп китапханәчеләре халыкара бергәлеге «Яхшы сәламәтлеккә һәм иминлеккә үз юлыңны табу» темасын раслады.
Россия мәктәп китапханәчеләре бергәлеге, «Укый торган мәктәп - укый торган әни - укучы ил» флагман проектын һәм СОVID-19 вакытында үткәрелгән «Китап белән баланы иркәлибез!» дигән уку акциясен дәвам итеп, «Йөрәкне ачабыз. Китап белән баланы кочаклыйбыз» айлыгы темасы итәргә карар кылды.

«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында: «Белем бирү сыйфаты: дидактик алымнар һәм методик чишү юллары» семинары

2020 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән, «Белем бирү сыйфаты: дидактик алымнар һәм методик чишү юллары» семинары форматында ТР Буа муниципаль районының Боерган урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары өчен вариатив чара үткәрде.

Россия Федерациясенең Туган тел (татар теле) һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар

2020 елның 29 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы “Татар телен һәм әдәбиятын укытуда коммуникатив технологияләр” темасы буенча туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар үткәрде.
Доклад белән татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ф.ф.к. Фәттахова Рүзилә Фирлавес кызы чыгыш ясады. Вебинар эшендә 85 педагогик хезмәткәр катнашты.

"Авыл укытучысы" VII Республика конкурсының турыдан-туры этабы

2020 елның 29 сентябрендә "Мәгариф "журналы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә "Авыл укытучысы" VII Республика конкурсының турыдан-туры этабын үткәрде. Конкурста Татарстан Республикасының авыл мәктәпләрендә эшләүче фән укытучылары катнашты. Читтән торып үткәрелгән һәм турыдан-туры этапларның эксперт комиссиясе эшендә Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре: татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ф.ф.к. Гыйләҗева Л.Г.; татар теле һәм әдәбияты кафедрасының өлкән укытучысы Г.В.Һадиева катнаштылар.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру

888

Агымдагы елның 16-29 сентябрь көннәрендә «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирүнең заманча технологияләре» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы тормышка ашырылды, 30 педагогик хезмәткәр укытылды (программаның кураторы – Мифтахетдинова Н.Р., өлкән укытучы).

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Антоново урта гомуми белем бирү мәктәбе педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

2020 елның 28 сентябрендә «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе уку нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы буенча чараларны гамәлгә ашыру кысаларында «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Антоновка урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында семинар-практикум форматында кыска вакытлы чара үткәрде.

Рус теленнән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабына әзерлек буенча бюджеттан тыш курслар тәмамланды

2020 елның 21 - 26 сентябрендә Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының рус теле һәм әдәбияты укытучылары «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру контекстында рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль һәм төбәк этапларына әзерлек системасы» квалификациясен күтәрүнең бюджеттан тыш өстәмә һөнәри программасы буенча укулар узды. Анда һәр тыңлаучыга 36 сәгать күләмендә укулар үткәрелде.

«Белем сыйфатын күтәрү максатларында укучыларны ДЙАга системалы әзерләүне оештыру» онлайн конференциясе

2020 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының онлайн-мәйданчыгында, уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» РФ дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Чүпрәле районы Иске Ишле урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, «Белем сыйфатын күтәрү максатларында укучыларны ДЙАга системалы әзерләүне оештыру» темасына конференция үткәрелде.

Pages