• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Белем бирү сыйфаты: яңа алымнар» вебинары

456

2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, Арчаның 2нче урта мәктәбе белән берлектә «Белем бирү сыйфаты: яңа алымнар» дигән темага вебинар үткәрелде.

«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысасында «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерүнең хәзерге заман тенденцияләре» семинары (Чаллы шәһәре)



456

2020 елның 10 октябрендә ТР Мәгарифне үстерү институты уку нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын арттыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен үстерүнең хәзерге заман тенденцияләре» семинарын үткәрде.

«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Башлангычларның башлангычы» укыту-тикшеренү һәм проект эшләре республика конференциясе (Яр Чаллы шәһәре)

456

2020 елның 08 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Һөнәри һәм шәхси компетенцияләрне үстерү бүлеге белем бирү нәтиҗәләре түбән һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында укыту-тикшеренү һәм проект эшләренең «Башлангычларның башлангычы» республика конференциясе форматында вариатив чара үткәрде.

«Интеллект-Центр» нәшриятының яңа кайткан китаплар күргәзмәсе

456

Китапханә-мәгълүмат бүлегенең уку залында «Интеллект-Центр» нәшриятының яңа кайткан китаплар күргәзмәсе уза.

Укучыларны ОГЭ, ЕГЭга әзерләү өчен 2021 елга табигый-фәнни һәм гуманитар юнәлештәге мәктәп предметлары буенча кулланмалар, шулай ук математиканы тирәнтен өйрәнү өчен дидактик материаллар тәкъдим ителде.

Әдәбият исемлеге

«Укучыларның белем сыйфатын арттыру» семинары

456

2020 елның 06 октябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең лингвистик лабораториясе уку нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшли торган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының «Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе белән берлектә «Укучыларның белем сыйфатын арттыру» семинарын уздырды.

«Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» методик эшләнмәләр республика конкурсы йомгаклары турында

Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» методик эшләнмәләрнең республика конкурсына йомгаклар ясалды. Конкурста җиңүчеләрнең исемлеге белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2020 елның 12 октябрендәге 340 нчы номерлы «Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» методик эшләнмәләр республика конкурсы йомгаклары турында» боерыгы кушымтасында танышырга мөмкин.

"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы

1 октябрьдән 15 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы уза. Хәзерге вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының эксперт комиссиясе республиканың беренче этапта җиңүчеләр булган балалар бакчаларына чыга. 25 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең 10сы "2020 елның иң яхшы билингваль балалар бакчасы" грантына ия булачак.

«Башлангыч белем: башлангыч мәктәп укучыларын укытуның яңа технологияләре һәм инструментлары» виртуаль белем бирү практикасы турында


Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биреме нигезендә 2020 елның 12 октябрендә мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан видеоконференция форматында башлангыч сыйныф укытучылары өчен белем бирү практикасы үткәрелде.

2020 елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының иң яхшы региональ практикаларын ачыклау буенча беренче региональ конкурсның йомгаклау этабы



«Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Конкрет өлкәләрне модернизацияләү концепциясен эшләү, мәгарифне үстерү һәм методик берләшмәләргә ярдәм итү юлы белән яңа федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә белем бирү технологияләрен һәм эчтәлеген модернизацияләү» юнәлеше буенча 2020 елның 10 октябрендә Татарстан Республикасының иң яхшы региональ практикаларын ачыклау буенча беренче региональ конкурсның йомгаклау этабы узды.

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларын укыту

321

2020 елның 10 октябрендә «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында «Мәгариф оешмасы белән идарә итү» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 29 укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасарын 72 академик сәгать күләмендә укыту тәмамланды (куратор - Мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Смирнов И.А.).

Pages