• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Зәй муниципаль районы педагоглары һәм җитәкче хезмәткәрләре өчен вебинар

1

2020 елның 26 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларын гамәлгә ашыру кысасында уңайсыз шартларда эшләүче һәм белем бирү нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән «Мәктәп мәгарифенең сыйфатын күтәрүгә заманча алымнар» вебинарын үткәрде. Вебинарда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының “Кадыйров урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБМУ педагоглары һәм җитәкче хезмәткәрләре катнашты.

Финанс грамоталылыгы – республиканың авыл халкына

1

26 августта Татарстан Республикасы Кайбыч һәм Югары Ослан районнары укытучылары өчен авыл халкы арасында финанс грамоталылыгын һәм финанс белемен күтәрү программасын гамәлгә ашыруның чираттагы дулкыны тәмамланды. Укулар авыл укытучылары үзләренең финанс грамоталылыгын да, авылдашлары арасында мәгърифәтчелек эшчәнлеген дә арттыру белән кызыксынуларын күрсәтте.

Авыл халкы арасында финанс белемен арттыру



25 августта Татарстан Республикасы Югары Ослан һәм Кайбыч районнары укытучылары «авыл халкының финанс грамоталылыгын һәм финанс белемен укыту методикасы»программасы буенча квалификация күтәрүне уңышлы төгәлләделәр. Уку барышында авыл мәктәпләре укытучылары мәктәп укучыларына да, үз авылларыңдагы өлкән яшьтәге кешеләргә дә юнәлдерелгән белем бирү-агарту чараларын оештыру һәм үткәрү буенча методик эшләнмәләр һәм дидактик кулланмалар белән таныштылар.

«Уку предметлары буенча белем бирү нәтиҗәләрен арттыру: технологияләр һәм педагогик лайфхаклар» темасына вариатив чара

102

2020 елның 25 һәм 26 августында 2020 елда Россия Федерациясенең «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында уку нәтиҗәләре түбән һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрү буенча Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары өчен «Уку предметлары буенча белем бирү нәтиҗәләрен арттыру: технологияләр һәм педагогик лайфхаклар» дигән темага онлайн-семинар узды.

Педагогик хезмәткәрләр өчен «Педагогик остаханә» онлайн-семинары

3 2020 елның 26 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру, белем бирү нәтиҗәләре түбән булган һәм начар социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында, «Мәгариф учреждениесе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чарасы буларак педагогларның һөнәри үсешен мотивацияләү» темасына онлайн-семинарлар үткәрде.

«Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак мәктәптә нәтиҗәле укыту-тәрбия процессын оештыру» темасына вебинар форматындагы вариатив чара

444

2020 нче елның 17 нче августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан, ужайсыз социаль шартларда эшләүче һәм белем бирү сыйфаты түбән булган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру, шулай ук 2020 нче елда «Мәгарифне үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасы кысаларында, Мөслим муниципаль районы Күбәк урта мәктәбе белән берлектә, ««Белем бирү сыйфатын күтәрү факторы буларак мәктәптә нәтиҗәле укыту-тәрбия процессын оештыру»» темасына вебинар үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы һәм Казан федераль университетының Алабуга шәһәрендәге университет мәктәбендә булды

1

2020 елның 14 августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең пленар утырышы уздырылган Алабуга муниципаль районының «Адымнар-Алабуга» полилингваль мәгариф комплексында, шулай ук Университет мәктәбендә – быел Казан федераль университеты составына тапшырылган Алабуга шәһәренең элеккеге 5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

«Август педагогик киңәшмәсе - 2020» электрон ресурсы

3 Яңа уку елын оештыру, гадәттәгечә, августта педагогик киңәшмәләрдә тикшерелә.
2020 елның 25 июнендә Мәгариф министрлыгы фикер алышу өчен темалар формалаштыру юнәлешләрен тәкъдим итте:
- Гомуми белем бирү сыйфаты буенча Россия Федерациясенең 10 әйдәп баручы ил арасына керүе буенча стратегик максатка ирешүнең төп юнәлешләре.
- Белем бирү оешмаларының тәрбия эшчәнлеген модернизацияләү. Россия Федерациясе гомуми белем бирү оешмаларында үрнәк тәрбия программасын гамәлгә кертү.
- Мәгарифне цифрлы трансформацияләүнең актуаль юнәлешләре: традицион белем бирүне үстерүнең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре.

«Мәгариф» милли проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проектын тормышка ашыру

2020 елның 17 августыннан 29 августына кадәр «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең «Укытучының һөнәри һәм шәхси компетенцияләрен камилләштерү: заманча алым» мәгариф программасы буенча 72 сәгать укулар үткәрә. Укуда Калмыкия Республикасы, Мордовия Республикасы һәм Пенза өлкәсе гомуми белем бирү оешмалары педагоглары катнаша.

Онлайн режимда белем бирү программалары буенча ачык фикер алышулар уздыру турында

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт программаларын һәм проектларын тормышка ашыру бүлеге белән берлектә, 2020 елның 12 августында онлайн режимда педагогик хезмәткәрләрнең өзлексез һөнәри белеменең өстенлекле юнәлешләре буенча нәтиҗәле практикалар эшләүгә һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән проектны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнгән белем бирү программалары буенча ачык фикер алышулар үткәрүне оештырды.

Pages