• Русский
  • Татарча

«Инклюзив белем бирү киңлегендә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлек үзенчәлеге» квалификациясен күтәрү курслары

2022 елның 18 апреленнән 29 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм  инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан «Инклюзив белем бирү киңлегендә педагог-дефектологның һөнәри эшчәнлек үзенчәлеге» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча курслар оештырылды һәм уздырылды. (куратор -  Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова К. Ш.).Татарстан Республикасының 40 педагогик хезмәткәре укыды. Курсның күләме: 72 сәгать.

Тәкъдим ителгән курс психофизик үсеш проблемаларын коррекцияләү буенча сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән дефектологик эш оештыру өчен педагогка кирәкле яңа компетенцияләр камилләштерүгә һәм (яисә) алуга юнәлдерелгән.

Программада педагогик эшчәнлектә педагоглар файдалана алырлык норматив-хокукый, методик, диагностик материаллар бар. Белем бирүнең Андрагогик моделе теорияне һәм практиканы интеграцияләүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, бу исә тыңлаучыларга яңа белемнәр алырга һәм булган тәҗрибәләрне актуальләштерергә, тупланган тәҗрибәне системалаштырырга, аны гомумиләштерүгә һәм диссеминацияләүгә стимул алырга мөмкинлек бирде.

Квалификация күтәрү нәтиҗәләрен чыгарганда, тыңлаучылар кафедраның профессор-укытучылар составының югары профессиональлеген билгеләп үттеләр һәм һөнәри компетенцияләрне үстерү мөмкинлеге, хезмәттәшлеккә, нәтиҗәле һөнәри аралашуга уңайлы психологик климат өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: