• Русский
  • Татарча

Томск өлкәсе курслар тыңлаучыларының стажировкалары тәмамлану турында

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге Томск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү институты тыңлаучылары өчен «Гомуми белем бирү оешмасының цифрлы белем бирү мохите: шартлар, ресурслар һәм инструментлар» квалификациясен күтәрү программалары - өстәмә һөнәри программаны гамәлгә ашыруның челтәрле формасында катнашты. 

Белем бирү программасы 2022 елның 25 апреленнән 29 апреленә кадәр Томск өлкәсенең 33 җитәкче һәм педагогик хезмәткәре өчен үткәрелде. 

Стажировка вакытында тыңлаучылар интерактив лекцияләр, семинарлар, практикумнар һәм тренинглар аша цифрлы белем бирү тирәлегенә чумды. Дәресләрдә заманча технологияләргә һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруның методларына, куркынычсыз цифрлы белем бирү мохите аспектына аерым игътибар бирелде. Стажировка кысаларында түбәндәге гомуми белем бирү оешмаларында семинарлар үткәрелде: Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей, «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы», Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, «IT-лицей» белем бирү интернат-мәктәбе, Иннополис лицее.

Педагогларның һәм тренерларның эше стажировкада катнашучыларның барысында да зур кызыксыну уятты. Нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар һөнәри үсеш өчен әлеге стажировканың гамәли юнәлешле булуын, максатчанлыгын һәм кирәклеген, шулай ук  стажировканы уздыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Тыңлаучыларны стажировка тәмамлану белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна котлады.

Фотогалерея: