• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

"Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсы

2020 елның 16 сентябрендә Казан шәһәре Совет районының 175-нче номерлы гимназиясе базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы старт алды.
Өч көн дәвамында эксперт комиссиясе Татарстан Республикасы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының дәресләрен һәм мастер-классларын бәяләячәк. Эксперт комиссиясе составында ТР Мәгарифне үстерү институты белгечләре - татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинова һәм өлкән укытучы Г.В. Һадиева эшли.

«Кече яшьтәге мәктәп укучыларын укытуның уңышлы булуына педагогик диагностика» виртуаль белем бирү практикасы турында


Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дәүләт биреме нигезендә, "Бином. Белем лабораториясе" ярдәме белән мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан 2020 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының башлангыч сыйныф укытучылары өчен онлайн-форматта белем бирү практикасы үткәрелде.

«Белем бирү нәтиҗәләре сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану» семинары

image

2020 елның 16 һәм 23 сентябрендә 14.00 сәгатьтә "Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Белем бирү нәтиҗәләре сыйфаты факторы буларак заманча цифрлы технологияләрне куллану» темасына семинарлар уздыра. Гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен семинарда катнашырга чакырабыз.

«Баланың киләчәге. Сайлауны ничек башкарырга» («Ачык класс») вебинары

2020 елның 17 сентябрендә Мәскәү вакыты буенча 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты белән берлектә «Ачык сыйныф» проекты кысаларында «Баланың киләчәге. Сайлауны ничек башкарырга» темасы буенча тематик вебинар үткәрә.
Теләгән һәркемне вебинарда катнашырга чакырабыз.

Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс турында белдерү



«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «ППСка караган педагогик хезмәткәрләрне аттестацияләү тәртибе һәм вазыйфаларны биләү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» 08.09.2017 ел, № 309, «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазыйфасын биләүгә нигезләмәне раслау турында» 28.06.2018 ел, № 177 боерыклары нигезендә һәм Гыйльми Советның 11.09.2020 карары нигезендә (7 нче беркетмә) «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар игълан итә.

«Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» республика методик эшкәртмәләр конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе «Рус телен һәм әдәбиятын укытуның иң яхшы практикалары» республика методик эшкәртмәләр конкурсы башлану турында игълан итә.
Конкурсның төп максаты – рус теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә иң яхшы белем бирү тәҗрибәсен ачыклау, мәгариф өлкәсендә инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының педагогик тәҗрибәсен тәкъдим итү һәм популярлаштыру.

Педагогик хезмәткәрләр өчен «Педагогик остаханә» онлайн-семинары

3

2020 елның 28 августында Татарстан Республикасы Мәгариф үстерү институты уку нәтиҗәләре түбән булган һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру һәм 2020 елда «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында «Мәгариф учреждениесе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру чарасы буларак педагогларны һөнәри үстерүне мотивацияләү» темасына онлайн-семинарлар үткәрде.

РЕСПУБЛИКА ОСТАЗЛАР СОВЕТЫНЫҢ ИКЕНЧЕ УТЫРЫШЫ

2

2020 елның 27 нче августында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе дәүләт биреме, РАОның «Челтәр хезмәттәшлеге нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның остазлыгын оештыруның төбәк системасы» инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында чаралар планы нигезендә республика остазлар Советының икенче утырышын үткәрде.

Pages