• Русский
  • Татарча

«Дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау, коррекцияләүгә заманча алымнар (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» квалификация күтәрү курслары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан 2022 елның 14 апреленнән 26 апреленә кадәр «Дисграфия һәм дислексияне профилактикалау, диагностикалау, коррекцияләүгә заманча алымнар (шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүне оештыру үзенчәлекләре буенча 16 сәгать)» темасына кагылышлы проблемалар буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды. (куратор Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова К. Ш.). Татарстан Республикасының 29 педагогик хезмәткәре белем алды. Курсның күләме: 72 сәгать.

Программа дисграфия һәм дислексия мәсьәләләре буенча һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле яңа компетенцияләрне камилләштерүгә һәм (яисә) алуга, шулай ук аларны җиңүнең төп ысулларын камилләштерүгә юнәлдерелгән.  Квалификация күтәрү системасында заманча алымнарны куллану, белем бирү субъектлары буларак, тыңлаучыларның актив позициясен тәэмин итә, шәхси-юнәлешле һәм шәхси-эшлекле алымнар тыңлаучыларга телдән һәм язма сөйләме бозылгае балалар белән коррекцион эшне оештыруда ярдәм итәчәк.   

Курслар азагында тыңлаучылар проектларны тәкъдим иттеләр һәм якладылар, бөтен профессор-укытучылар составына рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: