• Русский
  • Татарча

Татар теле программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен фестиваль

2022 елның 28 апрелендә башлангыч мәктәптә татар теле буенча программаларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен «Башлангыч мәктәптә татар телен укытуның заманча укыту-методик тәэмин ителеше» фестивале узды.

Фестивальдә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 120 туган тел һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

Фестиваль барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

  • Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыруда «Татар теле» дәреслекләренең тәмамланган предмет линиясенең методик мөмкинлекләре ( авторы З.И. Җамалетдинова);
  • Башлангыч белем бирү ФДББС гамәлгә ашыру шартларында укытуның нәтиҗәле чарасы буларак «Әлифба» укыту-методик комплекты (Казан педагогика көллияте бүлек мөдире Ф.Ш. Гарифуллина);
  • Башлангыч мәктәптә туган телне (татар телен) һәм әдәби укуны укытудагы заманча белем бирү траекторияләре (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире Г.Н. Мөхәрләмова);
  • Яңа буынның укыту-методик комплектлары: «Сәлам!» укыту-методик комплекты (Казан шәһәре Яңа Савин районының Төп гомуми белем бирү мәктәбе  директоры Р.Ф. Бәхтиев);
  • Туган ( татар) телен һәм әдәбиятны укытуны цифрлаштыру: «СберСыйныф» мәктәп цифрлы платформасы (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Л.Г. Гыйләҗева).

Фестиваль сертификатлар тапшыру белән тәмамланды.

Куратор: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы.

Фотогалерея: