• Русский
  • Татарча

«Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга коррекцион белем бирүдә ФДББСның төп тенденцияләре (дефектолог һәм логопед укытучылар өчен) төбәк семинары

2022 елның 30 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы дәүләт биремен гамәлгә ашыру кысаларында «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга коррекцион белем бирүдә ФДББСның төп тенденцияләре (дефектолог һәм логопед укытучылар өчен)» төбәк семинары оештырылды һәм уздырылды.

Семинар эшендә Татарстан  Республикасы муниципаль берәмлекләреннән 40 кеше катнашты.

 

 

Семинарның көн тәртибендә түбәндәге чыгышлар каралды һәм тәкъдим ителде:

  • «Мәктәптә заманча белем бирү процессының мөһим компоненты буларак сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм акылга зәгыйфь укучыларга башлангыч гомуми белем бирү ФДББС»  Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова К.Ш.
  • «Педагог-дефектологларның сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга коррекцион белем бирүдә ФДББС гамәлгә ашыруга психологик әзерлек критерийлары» Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Кедрова И.А.
  • «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалы гаиләләрне диагностикалау, консультатив ярдәм һәм психологик-педагогик тәэмин итү» «ТИСБИ» Идарә университеты инвалидларны укыту буенча округ укыту-методик үзәге директоры Мелина Е.В.
  • «Коррекцион белем бирүдә ФДББС гамәлгә ашыру процессында укытучы-дефектологның һөнәри эшчәнлек үзенчәлеге» Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы, Морозова А.Н.
  • «Мәктәпкәчә белем бирү ФДББС: Җайлаштырылган белем бирү программасы үзенчәлекләре һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә коррекцион-үсеш технологияләре» Психология һәм инклюзив белем кафедрасы өлкән укытучысы Бадалова Э.Ю.

Йомгаклар ясаганда, түгәрәк өстәлдә катнашучылар кафедраның профессор-укытучылар составының югары һөнәри осталыгын билгеләп үттеләр. Һөнәри компетенцияләрнең үсешенә уңай мөмкинлек, психологик климат өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: