• Русский
  • Татарча

«Чит телле укыту процессын камилләштерү һәм ФДББС гамәлгә ашыру шартларында чит телне укытуга заманча якын килү» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укытуны тәмамлау турында

2022 елның 18 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы тарафыннан «Чит телле укыту процессын камилләштерү һәм ФДББС гамәлгә ашыру шартларында чит телне укытуга заманча якын килү» темасы буенча педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС, төп гомуми белем бирү ФДББС гамәлгә кертүне норматив һәм методик яктан тәэмин итү, заманча чит тел дәресе, чит тел укытучысы эшчәнлегендә цифрлы технологияләр, шулай ук чит тел укытучысының дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлегендә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру кебек темалар ачылды.

Укулар йомгаклау аттестациясе - индивидуаль проект эшләрен яклау белән тәмамланды. Курсларны тыңлаучылар лекцион һәм гамәли дәресләрнең эчтәлеген югары бәяләделәр. 

«Чит телле укыту процессын камилләштерү һәм ФДББС гамәлгә ашыру шартларында чит телне укытуга заманча якын килү» квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасын гамәлгә ашыру  кураторы Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы өлкән укытучысы Логинова Р.М.