• Русский
  • Татарча

«Дислексия, дисграфия һәм дизорфография профилактикасы һәм коррекциясе» семинар-киңәшмәсе

 

Казан шәһәренең Яңа Савин районы 151 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында «Дислексия, дисграфия һәм дизорфография профилактикасы һәм коррекциясе» темасына семинар-киңәшмә узды.

Фикер алышуның төп мәсьәләләре:

  • педагогларның дислексияне һәм дисграфияне профилактикалауга һәм җиңүгә әзерлегенең теоретик һәм гамәли аспектлары;
  • телдән сөйләм бозылу белән дислексиянең һәм дисграфиянең үзара бәйләнеше;
  • мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләрдә дислексия, дисграфия һәм дизорфографияне башлангыч стадияләрендә ачыклау;
  • мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында дислексия, дисграфия һәм дизорфографияне профилактикалау өчен заманча матди-техник базадан файдалану;
  • сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү оешмаларында логопед хезмәтләре эше;
  • белем бирү оешмаларында сөйләме бозылган балалар өчен программаларны гамәлгә ашыру.

 

Семинар-киңәшмәнең материаллары: (презентацияләр)

Файллар 2022 елның 25 октябренә кадәр сакланачак