• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Белем бирү процессы субъектларына психологик-педагогик ярдәм күрсәтү кысаларында бердәм куркынычсыз белем бирү пространствосын формалаштыруның актуаль мәсьәләләре» секция утырышы

1 июльдә Татарстан Республикасы Яшел Үзән  муниципаль районының 1 нче лицее базасында август педагогик советының секция утырышы узды. Секция эшендә Татарстан Республикасы психологик-педагогик хезмәтләре һәм үзәкләре җитәкчеләре катнашты.

Мәгариф «алтын стандарты» укытучыларга йөкләнешне киметәчәк

Россия иҗтимагый Палатасында «Бердәм белем бирү пространствосы: дәреслекләр һәм программалар» темасына иҗтимагый фикер алышу узды. Экспертлар «Мәгариф турында»гы законга төзәтмәләр хакында фикер алышты, аны Россия Федерациясе Дәүләт Думасының мәгариф буенча Комитеты гамәлгә кертергә тәкъдим итте.

»Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе» проекты кысаларында квалификация күтәрү курслары

2022 елның 20 июненнән 1 июленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Россия Мәгариф министрлыгы мәктәбе: белем бирүнең сыйфатын арттыру өчен яңа мөмкинлекләр» өстәмә һөнәри программасы гамәлгә ашырылды. 66 мәктәп командасы өчен 48 сәгатьлек курслар Россия Мәгариф министрлыгы академиясе тарафыннан эшләнгән укыту контенты нигезендә дистанцион укыту технологияләрен кулланып көндезге-читтән торып формасында оештырылды һәм үткәрелде.

«Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен туган  (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы эшендә гамәлгә ашыру» темасы буенча РФ гуманитар профиль педагогларының квалификациясен күтәрү курслары

2022 елның 10 июненнән 22 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан 36 сәгать күләмендә «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү ФДББС һәм төп гомуми белем бирү ФДББС таләпләрен туган  (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы эшендә гамәлгә ашыру» Россия Федерациясе субъектларының туган (татар) теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән барлыгы 205 педагог белем алды.

 

Республика август киңәшмәсе секциясе

2022 нче елның 30 нчы июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Ногманова Людмила Николаевна «Программа-проектлы якын килүне гамәлгә ашыру шартларында белем бирү оешмаларының эшчәнлеге» темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты.

Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең «Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак федераль программа һәм республика проектлары» секция утырышы

Яшел Үзәндә 2022 елның 29 июнендә Татарстан Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең «Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген арттыру ресурсы буларак федераль программа һәм республика проектлары» дигән темага август киңәшмәсенең секция утырышы узды. Секция эшендә 200 кеше катнашты, алар-мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләрен алып баручы белгечләр һәм методистлар, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре, республиканың педагогик югары уку йортлары һәм педагогика көллиятләре укытучылары, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы укытучылары.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды

«Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2020-2023 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2012 елның 27-29 июнендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды үткәрелде. Аның эшендә Россия Федерациясенең 26 төбәгеннән 500 делегат катнашты: татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар телен өйрәтүче гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектларының мәгариф идарәсе органнары, төбәк милли-мәдәни автономияләр вәкилләре һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары.

Вакантлы вазифаларны биләүгә конкурс турында белдерү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2018 елның 28 июнендәге 177 нче номерлы «Фәнни хезмәткәрләрнең вакантлы вазифасын биләүгә нигезләмәне раслау турында» боерыгы һәм Гыйльми советның 2022 елның 27 июнендәге карары нигезендә (6 нчы беркетмә) Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты   фәнни хезмәткәрләренең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан итә (1 нче кушымта).

«Алга һәм бергә»-2022 остазлык программаларын гамәлгә ашыруның иң яхшы практикалары Бөтенроссия читтән торып конкурсына йомгак ясалды

2022 елның 17 июнендә Санкт-Петербург дипломнан соң педагогик белем бирү академиясендә «Алга һәм бергә» -2022 остазлык программаларын гамәлгә ашыруның иң яхшы практикалары Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Конкурска Россиянең 17 төбәгеннән: Амур, Владимир, Калининград, Курск һәм башка өлкәләрдән, Хабаровск краеннан, Ханты-Манси автоном округыннан, Чукотка автономияле округыннан, Татарстан Республикасыннан, Дагстан Республикасыннан, Удмурт Республикасыннан 100 эш килде.

2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2023 елны Педагог һәм остаз елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Педагог һәм остаз елын үткәрү буенча оештыру комитеты төзү, аның составын раслау һәм өч ай эчендә төп чаралар планын эшләүне һәм раслауны тәэмин итү күрсәтмәсе бирелде.

Pages