• Русский
  • Татарча

Татарстанда «Россиянең Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы дәвам итә

 

Татарстанда «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк турының зона этабы дәвам итә. 12-13 февральдә Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе Минзәлә, Менделеевск, Агерҗе, Тукай районнарының һәм Чаллы шәһәренең иң яхшы 18 укытучысын каршы алды.

 

Башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты, тарих, математика, информатика һәм физик культура укытучылары ике көн дәвамында дәресләрдә һәм мастер-классларда үз профессионализмнарын тәкъдим итәләр.

Иң яхшы укытучылар һәрвакыт новаторлар. Балалар дәрестән дәртләнеп, яңа белем һәм эмоцияләр белән чыгсыннар өчен, заманча методикалар эзләүдә даими булу, һөнәри яктан үсү мөһим. Нәкъ менә шундый укытучылар «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә катнашалар.

Зона туры җиңүчеләре 2024 елның мартында Казанда узачак финал ярышларында катнашачак.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

Фотогалерея: