• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү пространствосы» программасы буенча укуның тәмамлануы турында

 

2024 елның 15 февралендә башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча «Башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында башлангыч мәктәпнең интерактив белем бирү пространствосы» өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын (куратор - Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы өлкән укытучысы) укыту тәмамланды.

 

Программа кысаларында педагоглар башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасы, заманча интерактив киңлек структурасы нигезендә кече мәктәп яшендәге балаларның белем бирү эшчәнлеген оештыруга инновацион алымнар белән таныштылар; онлайн-мохитнең яңа инструментларын кулланырга өйрәнделәр. Тыңлаучылар өчен МЭШ мөмкинлекләре белән танышу мөһим вакыйга булды.

Укуда катнашучылар карала торган теманың мөһимлеген һәм актуальлеген, укыту процессын югары оештыруда А.А. Рябовага, Т.В. Яковенкога рәхмәт белдерделәр.

Программаны гамәлгә ашыруда Учи.ру (белем бирү платформасының муниципаль кураторы Рузалия Марат кызы Гюлтекин) платформасы вәкилләре катнашты.
#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: