• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

2021/22 уку елына олимпиадалар һәм башка интеллектуаль, иҗади конкурслар исемлегенең яңа проекты

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «2021/22 уку елына фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табу, иҗат, физкультура-спорт эшчәнлеге белән кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән олимпиада һәм башка интеллектуаль һәм (яки) иҗади конкурслар, чаралар исемлеген раслау турында»гы яңа боерыгы проекты басылды.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика семинары

2022 елның 7 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен онлайн режимда «Башлангыч мәктәптә дәресләрдә функциональ грамоталылыкны формалаштыру: эчтәлекле һәм методик аспектлар» республика семинарын үткәрде. Чарада 40 педагог катнашты.

«Туган (татар) теле һәм әдәбияты» фән өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча белем бирү оешмалары укытучыларын һөнәри яңадан әзерләү программасын гамәлгә ашыру

2022 елның 14 февраленнән 08 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан Россия Федерациясе субъектларының этномәдәни татар компонентлы белем бирү оешмалары укытучыларын «Туган (татар) теле һәм әдәбияты» фән өлкәсен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча һөнәри яңадан әзерләү программасы гамәлгә ашырылды.

«Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартларына туры китереп «Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлек модуль принцибын укытуны оештыруның актуаль мәсьәләләре» республика семинары

2022 нче елның 10 нчы июнендә «Технология» фән өлкәсенең яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү /апробацияләү программасы» федераль инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  оештыру-методик, мәгълүмати тәэмин итү һәм алып бару максатыннан «Технология» фән өлкәсендәге программаларны гамәлгә ашыручы мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм белгечләре, педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинарын уздыра.

«Цифрлаштыру чорында чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсы нәтиҗәләре

«Үзара челтәрле хезмәттәшлек нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» Россия мәгариф академиясе инновацион мәйданчыгы проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук проект һәм остазлык эшчәнлеге өлкәсендә алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату өчен үткәрелгән «Цифрлаштыру чорында чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсына йомгак ясалды.

А. С. Пушкинның тууына 225 ел тулу елында 50дән артык зур чара планлаштырылган

А.С. Пушкинның 225 еллыгын бәйрәм итү чаралары планы проекты 2024 елда 57 зур чараны үз эченә ала, шул исәптән күргәзмәләр һәм музейара проектлар оештыру, анимацион роликлар әзерләү, монографияләр бастыру һәм фәнни конференцияләр үткәрү, дип хәбәр итте Россия вице-премьеры Татьяна Голикова.

«Математиканы укытуда яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре»

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы вебинарында математиканы укытуда яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
«Математиканы укытуда яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру үзенчәлекләре
» Россия Мәгариф министрлыгы академиясе Федераль методик үзәге вебинары 2022 елның 8 июнендә 14: 30 сәгатьтә була.

«Взращиваем незаурядных!» сәләтле балалар белән педагогларның эш тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча дәресләрнең һәм материалларның методик эшләнмәләре республика конкурсы нәтиҗәләре турында

                 Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Взращиваем незаурядных!» сәләтле балалар белән педагогларның эш тәҗрибәсен гомумиләштерү буенча дәресләрнең һәм материалларның методик эшләнмәләре республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 30 нчы маеннан 306 номерлы боерыгы кушымтасында танышырга мөмкин.

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында 1-9 сыйныф укучылары өчен «Сәлам!» укыту-методик комплексын гамәлгә кертү нәтиҗәләре

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2016 елның 23 июнендәге 51 номерлы «Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү» коллегиясе карарын үтәү йөзеннән һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Төбәк укыту-методик комплектларын эшләү һәм гамәлгә кертү турында» 2016 елның 12 октябрендәге 2084/16 номерлы боерыгы нигезендә Татар теле һәм әдәбияты буенча төбәк укыту-методик комплектларын һәм пособияләрен эшләү һәм гамәлгә кертү буенча проект офисы төзелде.

 

«ФДББС-2021 шартларында башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләре» республика фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «ФДББС - 2021 шартларында башлангыч гомуми белем бирү эчтәлеген яңартуның актуаль юнәлешләре» республика фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Чара 09: 30 сәгатьтә башлана.

Pages