|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2022 елның 24-26 август көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Казан мәгариф хезмәткәрләре йортында тәрбияләнүчеләре тәүлек буе белем бирү учреждениясендә була торган «Киләчәк» («Будущее») тәрбиячеләр форумы үткәрелде. Чара Россия мәгариф академиясенең «Укытучы 2.0» юнәлешен гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
2022 нче елның 24-26 нчы августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» фән өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати тәэмин итү максатыннан мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм белгечләре, «Технология» фәне буенча программаларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинарлары сериясен уздырды.
«Экзамен» нәшрияты педагогларны төп һәм башлангыч мәктәп, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү буенча төрле тематика вебинарларда катнашырга чакыра. Лекторлар бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханының эшләүчеләре булып торалар. Барлык чаралар да бушлай, соңыннан тыңлаучылар электрон сертификат һәм бүләккә лекторның презентациясен алачаклар. Мәскәү вакыты күрсәтелгән.
Әлеге чараларның анонслары шулай ук нәшрият сайтында урнаштырылган: http://www.examen.biz/.
Хөрмәтле коллегалар!
Балаларны балалар бакчаларына урнаштыру һәм исәпкә алу өчен җавап бирүче хезмәткәрләрнең компетентлыгын арттыру, шулай ук «Балалар бакчасына электрон чират» муниципаль хезмәт күрсәтүне контрольдә тоту, күзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре, мәгариф бүлекләре белгечләре өчен «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмати система» темасы буенча укыту семинарлары үткәрүне яңадан башлап җибәрә.
Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүнең персонификацияләнгән системасының төбәк операторы буларак, белем бирү оешмаларының квалификациясен күтәрү һәм ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен җаваплы белгечләрнең компетентлылык дәрәҗәсен күтәрү максатларында, 2023 елга квалификация күтәрү яңа чор формалаштыру белән бәйле рәвештә, «Татарстан Республикасы электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмати системасында «Квалификация күтәрү» модуле белән эшләү» темасы буенча укыту семинарларында яңадан укуларны башлап җибәрә.
2022 нче елның 24-26 нчы августында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» фән өлкәсе яңартылган эчтәлегенең модульле принцибын гамәлгә кертү/ сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчык эшчәнлеген методик һәм мәгълүмати тәэмин итү максатыннан мәгариф идарәсе органнары методистлары һәм белгечләре, «Технология» фәне буенча программаларны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен республика семинарлары уздыра.