• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр фәнни-методик журналының 3 нче санына мәкаләләр кабул итү бара

Хөрмәтле коллегалар!

Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр фәнни-методик журналының 3 нче номерына мәкаләләр кабул итү бара.
Журналда актуальлеккә һәм яңалыкка ия, төгәлләнгән тикшеренүләрнең, проблемалы яки фәнни-гамәли характердагы нәтиҗәләрен үз эченә алган мәкаләләр басыла. Журнал педагогларга, педагогик хезмәткәрләргә, фәнни хезмәткәрләргә, белемнең чиктәш өлкәләрендә эшләүче белгечләргә юнәлтелә.

«Тәрбия программасын актуальләштерү» вебинары

Россия мәгариф академиясенең Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты 2022 елның 24 августында 12:00 сәгатьтә онлайн-форматта «Гомуми белем бирү оешмалары өчен тәрбия программасын актуальләштерү» темасы буенча вебинар үткәрә.

Вебинар трансляциясенә сылтама: 
https://vk.com/video-113551114_456239488.

2022 елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» педагогик хезмәткәрләрнең һәм идарәче кадрларның республика форумы

16 августта Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләренең һәм идарәче кадрларның республика форумы узды.
Форумда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманова катнашты. Институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан методик материаллар күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Казанда «Сыйныф марафоны»ның алтынчы чыгарылышы узды

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы 2022 елның 1 сентябреннән Россия мәктәпләрендә масштаблы проект – дәрестән тыш чаралар циклын башлап җибәрә. «Сыйныф марафоны»ның алтынчы чыгарылышы Казанда 2022 елның 15 августында узды. Чыгарылышның темасы Россия тарихын берләштерә торган потенциал булды.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары

8 нче августтан 12 нче августка кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү буенча педагогларга методик ярдәм күрсәтү кысаларында Актаныш, Сарман, Мөслим, Тәтеш районнарының башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинарлары үткәрде.

КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының XII Халыкара фестивале ачылышы булды

Быел Фестиваль гражданлык-патриотик юнәлешкә ия.
Бүген КФУның Алабуга институтында мәктәп укытучыларының XII халыкара фестивале старт алды. Ел саен үткәрелә торган педагогик осталык бәйрәме бөтен Россиядән 2500 педагог җыйды.
Быел XII фестивальнең темасы-«Ватан турында». Бу-Ватан, аның тарихы, хокук, мәдәният, икътисад, гаилә кыйммәтләре, традицияләре турында диалог. Фестивальнең төп концепциясе-патриотизм һәмтәрбия турында кыю сөйләү.

Беренче Республика методистлар форумы

11 августта Казанда беренче тапкыр мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  методистларның Республика форумы узды.

Pages