• Русский
  • Татарча

Фәрит Мөхәммәтшин: «Парламент дәресләренең республика мәктәпләрендә узуы мөһим»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәренең Совет районында  187 нче күп профильле лицеенда узган парламент дәресендә кунакта булды. Быел парламент дәресе «Киләчәкне сайлыйбыз» темасына үткәрелә һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышлана.

187 нче күп профильле лицейда парламент дәресе интерактив элементлар белән түгәрәк өстәл форматында узды. Мәктәп иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре лицей тормышын яхшырту буенча үз проектларын һәм программаларын тәкъдим иттеләр. Проект кысаларында укучыларга махсус бюллетеньнәрдә туган мәктәпне үстерү буенча ошаган программа өчен тавыш бирергә кирәк иде, аны лицей активистлары сайлау кампаниясен үткәрүнең барлык таләпләренә туры китереп тәкъдим итте. Укучылар арасыннан тавышларны санау өчен хисап комиссиясе оештырылган, тавыш бирүнең чисталыгын күзәтүчеләр күзәтә.

"Сез – безнең киләчәгебез, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, югары сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, – быел март аенда сезнең мәктәпнең җиде укучысы беренче тапкыр сайлауларга барачак һәм тавыш бирүдә катнашачак, ә киләчәктә сезнең һәрберегез яшь сайлаучы булачак. Сез илнең зур гражданлык тормышына аяк басасыз, беренче этапта Россия гражданы паспортын аласыз, ә икенче этапта, 18 яшь тулгач, төрле дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнарын формалаштыруга хокуклы буласыз. Бу хокукны Россия гражданины буларак кулланыгыз.  Быел республика һәм илнең сайлау системасы нигезләре белән таныштырган парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә дә уза. Сез үз хокукларыгызны һәм бурычларыгызны белергә тиешсез".

Парламент башлыгы укучыларга республиканың дәүләт хакимияте структурасы, хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма тармакларының вәкаләтләре һәм роле, муниципаль хакимиятнең вәкиллекле органнары турында сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, быел парламент дәресе темасы «Киләчәкне сайлыйбыз» дип очраклы гына сайланмаган. Республика, тулаем ил кебек үк, зур электораль циклга керә. 2024 елның мартында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар, 2024 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, аннары 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар, 2026 елда РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар узачак. "Сайлау процедурасы аша, халык фикеренә таянып, без югары хакимиятне, дәүләт башлыгын, төбәк парламентларын билгелибез. Минемчә, бу система бик демократик һәм монда һәркемнең тавышы мөһим", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин укучыларга кызыклы проектлары өчен рәхмәт белдерде һәм аларга зур уңышлар теләде. Бүгенге шулай ук  ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлә Закирова, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов, ТР Үзәк сайлау комиссиясе аппаратының мәгълүмати-аналитик тәэмин итү һәм ММЧ белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Роман Беляков парламент дәресе кунаклары булдылар.

Роман Беляков республиканың Үзәк сайлау комиссиясе исеменнән өлкән сыйныф укучыларын һәм яшь сайлаучыларны сәламләде. Ул федераль, региональ һәм муниципаль сайлаулар, участок сайлау комиссияләре эше, шулай ук «яшь сайлаучылар клубы» проекты турында сөйләде.

Парламент дәресе башланыр алдыннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин лицей директоры Гөлнара Галиева озатуында гомуми белем бирү учреждениесенең заманча шартлары, профильле сыйныфлар һәм түгәрәкләр эше белән танышты. Фәрит Мөхәммәтшин «Беренчеләр хәрәкәте» әгъзалары, шулай ук мәктәп укучылар һәм үзидарә советы һәм «Беренчеләр советы» активистлары белән аралашты.

Казан шәһәре Совет районының 187 нче күп профильле лицее 2020 елда Мәгариф илкүләм проекты кысаларында ачылган. Лицейда физика-математика, табигать белеме, социаль-гуманитар, лингвистик һәм мәгълүмати-технологик профильләр үсеш ала. Мәктәптә шулай ук IT-полигон эшли, инженерлык сыйныфлары ачылган, Web-программалау һәм робототехника, пилотсыз очу аппаратлары кабинетлары җиһазландырылган. Шулай ук үз типографияләре, фото - һәм телестудияләре бар. Технология кабинетлары 3D-принтерлар һәм ЧПУ станоклары, тегү машиналары һәм ашханә инвентары белән җиһазландырылган.

2022 ел нәтиҗәләре буенча лицей РФ һөнәрләрне һәм күнекмәләрне үстерү агентлыгының юниорлар хәрәкәтенең ТОП-100 белем бирү оешмалары исемлегенә кергән. Узган уку елында лицей укучылары «Профессионаллар» чемпионатында уңышлы чыгыш ясаганнар. Төбәк этабында балалар 10 компетенциядә катнашканнар һәм 4 алтын, 4 көмеш һәм 3 бронза медаль ияләре булганнар. Шулай ук лицей юниорлар хәрәкәтендә «полиграфия технологияләре» компетенциясенең база мәйданчыгына әверелә.

"Искиткеч лицей, биредә системалы рәвештә төрле сыйныф укучылары белән эш җайга салынган, беренчедән унберенчегә кадәр", - дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Фәрит Мөхәммәтшин.

"Киләчәкне сайлыйбыз!" дип аталган парламент дәресләре бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр һәм район Советлары депутатлары катнашында уздырыла. 2024 елның 19 февраленнән 29 мартына кадәр парламент дәресе кысаларында укучыларның иҗади эшләре (балалар рәсемнәре, иншалар, эсселар, видеороликлар, мәктәп проектлары) һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурслары узачак. Һәр конкурсны үткәрү турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланды. Конкурсларга нәтиҗәләр апрель аенда, Россия парламентаризмы көне алдыннан ясалачак.

Татарстанда беренче тапкыр Парламент дәресе Дәүләт Советы инициативасы белән Татарстан Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм республика Мәгарифне үстерү институты катнашында 2009 елда узды. Быел парламент дәресе 16 тапкыр үткәрелә.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча