• Русский
  • Татарча

Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле төркемнәре укучылары арасында татар теле буенча укучыларның республика олимпиадасы

2024 елның 16 февралендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле төркемнәре укучылары арасында татар теле буенча республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде. Олимпиадада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гомуми белем бирү оешмаларының 4-11 сыйныф укучылары катнашты.

Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Р.Р. Шәмсетдинова, Р. Ф. Фәттахова, Л. Г. Гыйләҗева, Р. Ф. Фәттахова, Г. М. Шакирова һәм А. Р. Ваһапова олимпиада жюрисы составында эшлиләр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты
 

Фотогалерея: