• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен республика семинары

2022 елның 7 нче июнендә башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч мәктәптә дәресләрдә функциональ грамоталылыкны формалаштыру: эчтәлекле һәм методик аспектлар» дигән темага республика семинары узачак.
Үткәрү урыны: «Яндекс.Телекүпер» платформасы
Үткәрү формасы: вебинар
Үткәрү вакыты: 09: 00 - 12: 00 

«Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» фән өлкәсе дисциплиналарын укытуның актуаль мәсьәләләре» республика семинары

2022 елның 2 июнендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан  2021 елның 21 нче декабрендәге 1732/21 номерлы боерыгы белән расланган дәүләт биреме нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Һөнәри белем бирү оешмасында «Туган тел һәм туган әдәбият» фән өлкәсе дисциплиналарын укытуның актуаль мәсьәләләре» республика семинарын уздыра.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен белем бирү практикумы

2022 елның 30 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч мәктәптә уку процессын оештыру өчен белем бирү платформалары мөмкинлекләре» белем бирү практикумын үткәрде.

Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практикалар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 27 нче маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм А. С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елына, шулай ук Татарстан Республикасының Никольское авылында рус халык бәйрәме Каравон үткәрелүнең 30 еллыгына багышланган «Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практикалар» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.

«Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсы нәтиҗәләре

2022 нче елның 11 нче апреленнән 27 нче маена кадәр үткәрелгән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2022 елның 4 нче апрелендәге 194 нче номерлы боерыгы нигезендә  «Мәктәп мәгълүмати-китапханә үзәге  һәм мәктәп китапханәсе базасында иң яхшы педагогик инициатива» республика конкурсына йомгак ясалды.

Республика эко-белем бирү ресурс үзәге белән вебинар

2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Чиста ил» проектын тормышка ашыру буенча республика эко – белем бирү ресурс үзәге белән хезмәттәшлек кысаларында «Каты көнкүреш калдыклары белән җаваплы эш итү һәм аерым җыю» вебинарын үткәрделәр.

М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә конкурс игълан ителде

М.И. Мәхмүтов исемендәге ТР Дәүләт премиясе Татарстан территориясендә урнашкан белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләренә дидактика, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр кертү өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары өчен бирелә.

Гыйльми совет утырышы

26 майда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советы утырышы булды.

Гыйльми совет утырышын ректор Л. Н.Ногманова ачып җибәрде, ул юбилярларны котлады, шулай ук тоталь диктантны иң яхшы язучы мәгълүмати-нәшрият бүлеге фәнни хезмәткәре В. Я. Шабалинаны да билгеләп үтте.

Мәктәпкәчә белем бирү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл

Халыкара мәктәпкәчә белем бирү академиясе белән хезмәттәшлек турында килешү кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2022 елның 25 маенда «Хәзерге заман мәктәпкәчә белем бирүнең үсеш векторлары. Инновацияләр территориясе» халыкара фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Чарада ТР Биектау муниципаль районы балалар бакчалары җитәкчеләре һәм педагоглары катнашты.

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен белем бирү практикумы 

2022 елның 30 маенда «Башлангыч мәктәптә уку процессын оештыру өчен белем бирү платформалары мөмкинлекләре» белем бирү практикумы узачак.
Белем бирү практикумында «Яндекс.Дәреслек» платформасыныңмөмкинлекләре: укытучының профилен булдыру һәм көйләү, серверлар белән идарә итү, дистанцион технологияләр кулланып, дәресләрне оештыруга карата таләпләр һәм методик үзенчәлекләр каралачак.

 

Pages