• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2024 елның 06 февраленнән 15 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасы нигезендә дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» дип аталган педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды: (кураторы - Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч белем бирү педагоглары эшчәнлегенең түбәндәге актуаль аспектлары ачылды:

  • башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль белем бирү программасы нигезендә дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру;
  • тәрбия программасы нигезендә белем бирү оешмасында тәрбия эшчәнлеген проектлау;
  • кече мәктәп укучысының шәхес үсеше үзенчәлекләрен исәпкә алып башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм федераль башлангыч гомуми белем бирү программасы таләпләренә туры китереп башлангыч мәктәптә заманча дәрес проектлау;
  • дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә кече мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру өчен шартлар тудыру һ. б.

Стажировка Казан шәһәре Совет районының 169нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында уздырылды. Уку йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Педагоглар югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен курс укытучыларына һәм оештыручыларына рәхмәт белдерделәр.

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: